

Русия Хөкүмәте балалар белән аралашырга рөхсәт бирмәүче ата-аналарга карата җәзаны көчәйтә торган төзәтмәләр проектын хуплаган. Алар Административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе кодексына кертеләчәк.
Билгеле булуынча, аерылышканнан соң балага әтисе белән аралашырга ирек бирмәүче әниләргә штраф яный. Проектта штрафны ун мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ителә. Кабат хокук бозган өчен 15 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган.
Бүген исә ул 2 меңнән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә. Баланы беренче тапкыр гына яшермәүчеләрне 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф көтә. Ә инде берничә тапкыр хокук бозучыга биш тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.
Автор фотосы.