

14 ноябрь кичендә Стәрлетамак – Стәрлебаш – Федоровка юлында, Ибракай һәм Иске Калкаш торак пунктлары арасында, фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Башкортстанның дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 76 яшьлек ВАЗ-2115 водителе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан, анда ул “Тойота Камри”га, ә аннары Audi A6 автомобиленә барып бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-2115 автомобиле водителе һәм пассажиры авария урынында һәлак булганнар. Биш кеше, шул исәптән ике балигъ булмаган бала төрле тән җәрәхәтләре алган, аларны дәвалау учреждениеләренә китергәннәр. Балаларның гомерен махсус җайланмаларда булулары саклап калган.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.
Фото: ДАИ