+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 ноябрь 2025, 06:10

Шыртлап янган тавышка уянган...

Бүген төнлә күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

Шыртлап янган тавышка уянган...Шыртлап янган тавышка уянган...
Шыртлап янган тавышка уянган...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Югары Кыйгы авылында бүрәнә йортның мансардасында янгын чыккан. Санаулы минутларда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүчеләре килеп җиткән һәм сүндерүгә керешкән.

Йортта дүрт балалы гаилә яшәгән. Мансарда катында йоклап яткан 16 яшьлек үсмер шыртлап янган тавышка һәм искә уянган. Бу вакытта стенага ут капкан була. Үсмер башкаларны уятырга тизрәк аска йөгергән. Бәхеткә, барысы да чыгып өлгергәннәр, зыян күрүчеләр юк.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан. Урында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сорау алучысы эшли.

 

Фото: МЧС по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас