+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
17 ноябрь 2025, 05:20

Әти-әниле булырга язсын!

Өч бертуганга гаилә эзлиләр.

Әти-әниле булырга язсын!Әти-әниле булырга язсын!
Әти-әниле булырга язсын!
Бүген сезне бер гаиләдә бергәләп яшәргә теләүче өч искиткеч бертуганнар —апа-сеңел һәм аларның энекәшләре белән таныштырабыз, дуслар. Ятимнәр анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
 
Романга 2 яшь. Ул ягымлы, җылы һәм бик аралашучан бала. Рома өлкәннәр һәм балалар белән кызыксынып аралаша, уеннар һәм дәресләр белән бик тиз мавыга. Малай төп төсләрне һәм гади геометрик формаларны бик яхшы аера, ике кисәктән торган рәсемнәрне җыя белә.
Уенчык машиналар, конструкторлар ярата һәм озак вакыт юллар, коймалар һәм башнялар төзи ала, аннары алар буенча үзенең уенчыкларын йөртә. Рома гади сүзләрне һәм авазларны актив куллана.
 
Янага 7 яшь. Бик ягымлы, якты күңелле һәм игътибарлы кыз. Яна яшьтәшләре белән җиңел генә уртак тел таба, чөнки тыңлый һәм ярдәм итә белә. Ул иҗади кыз — рәсем ясарга һәм пөхтә итеп буярга ярата, ә тагын рәхәтләнеп өстәл уеннары уйный.
Яна үзенең туганнарына бик нык бәйләнгән — апасын һәм энесен бик тә ярата.
Апалары Дианага 10 яшь. Ул бик тыныч, акыллы һәм аңа һәрвакыт таянырга мөмкин булган чын апа. Ул уенны оештыра, кечеләргә ярдәм итә һәм төркемдә дустанә атмосфера тудыра белә. Иҗат — аның тормышында мөһим урын алып тора: Диана рәсем ясарга ярата, ә тагын энесе һәм сеңлесе белән үткәргән вакытның кадерен белә.
 
Бу өч бертуган — чын команда. Алар бер- берсенә бик нык бәйләнгән һәм бергә — янәшә, кулга-кул тотынышып үсә алырлык гаилә эзлиләр.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Исегезгә төшерәбез, Русия законы нигезендә бертуганнарны аерырга рөхсәт ителми.
 
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас