

Балага кызыл уылдык, суши һәм краб таякчыклары кебек ризыкларны биш яшьтән дә иртәрәк бирергә ярамый. Бу хакта педиатр, медицина фәннәре докторы, Пирогов университетының балалар авырулары пропедевтикасы кафедрасы мөдире Анатолий Моисеев “РИА Новости”га сөйләгән.
"Уылдык балалар өчен файдалы, анда Омега-3 күләме зур, ләкин тоз концентрациясе аркасында аны 5 яшьтән дә иртәрәк ашату киңәш ителми. Ә инде рационга кертүне сөләйман балыгы уылдыгыннан башлау яхшырак", — ди табиб. — "Шуны истә тотарга кирәк, уылдык — шактый майлы ризык. Шуңа күрә балаларга биш яшьтән 20 граммнан да артык бирергә кирәк түгел — бу чәй калагы дигән сүз. Артык майдан гепатобилиар системага (үтне барлыкка китерү һәм чыгару системасы – ред.) артык йөкләнеш булырга мөмкин".
Аның сүзләренчә, балык ярымфабрикатлары, краб һәм балык таякчыклары шулай ук бала рационында биш яшьтән дә иртәрәк булмасын, чөнки диңгез ризыклары аллерген буларак бәяләнә.
"Суши белән сашимины да 5 яшькә кадәр ашатмыйбыз, чөнки ул чи балык", — дип белдергән педиатр.
Автор фотосы.