+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
19 ноябрь 2025, 07:10

Баласы барлыгын белми дә...

53 яшьлек әти кешегә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Баласы барлыгын белми дә...Баласы барлыгын белми дә...
Баласы барлыгын белми дә...

Балтач районында яшәүче 53 яшьлек ирнең балигъ булмаган улына миллион сум бурычы булган. Ул баласын үстерүдә катнашмый гына түгел, аның киләчәге турында да уйламый. Күңел ачу һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Суд приставлары әти кешегә баласы барлыгын исенә төшергән.

Алар ирне административ җаваплылыкка тарттырган, суд җәзаны мәҗбүри эшләр рәвешендә билгеләгән. Шуннан соң ир рәсми рәвештә эшкә урнашкан һәм алимент түли башлаган. Ләкин берничә айдан соң бурычлы кеше яңадан юкка чыккан. Бу юлы аны күпкә җитдирәк җәза — җинаять җаваплылыгы көтә. Әти кешегә карата җинаять эше кузгатылган, аңа ирегеннән мәхрүм ителү яный.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас