

Веганнар үсемлекләр, шул исәптән ярма, белән генә туклана.
Болай туклану баланың когнитив үсешенә тискәре йогынты ясый. Бу хакта табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург ТАСС агентлыгы белән әңгәмәсендә сөйләгән.
Кайбер вегетариан ата-аналар аларның балалары мәктәп программасын уңышлы үзләштерә, дип раслый. Әмма табиб мондый фикер белән бик үк килешми.
"Балачакта ит белән тукланмау баланың баш мие эшчәнлеге үсешен боза дигән фикер электән килә. Әлбәттә, баланың үсеш чорында, йөклелек һәм имезү вакытындагы кебек үк, веганлыкның тәэсире начар дип уйларга нигез һәм курку бар, ", - дип билгели диетолог.
Шулай да веганлык когнитив функцияләргә турыдан-туры тискәре йогынты ясавын исбатлау катлаулы. Методик кыенлыклар вегетарианлык баш мие эшчәнлеген үстерми дип төгәл әйтергә мөмкинлек бирми.
Веганлык – вегетарианлыкның кырыс формасы, ул йомырка, бал, сөт ризыкларын да кертеп, ит белән туклануны кире кага.
Автор фотосы.