+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
20 Ноября 2025, 03:50

Мәктәптән кайтканда югалган

13 яшьлек кызны якыннары һәм волонтерлар эзли.

Мәктәптән кайтканда югалганМәктәптән кайтканда югалган
Мәктәптән кайтканда югалган

Уфада 13 яшьлек Арина Григорьева югалган. Кыз 19 ноябрьдә мәктәптән кайтырга чыккан, ләкин өенә кайтып җитмәгән. Аның кайда булуы әлегә кадәр билгеле түгел, дип хәбәр итә «Башрегионспас»эзләү-коткару отряды волонтерлары.

Аринаның билгеләре: буе 164 сантиметр, уртача гәүдәле, чәчләре — ачык коңгырт, күзләре коңгырт төстә.

Югалган көнне аның өстендә көрән капюшонлы ак куртка, кара чалбар, аягында ак кроссовкалар була.

Әгәр кызның кайда булуы турында белүчеләр булса, түбәндәге номерлар буенча шалтыратуыгызны сорыйлар: 8(937)3-102-112 яки 112.

 

Фото:ДПСО «БаРС» (БашРегионСпас) / vk.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас