

Башкортстан мәктәпләрендәге биш сыйныфны карантинга япканнар. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе вакытында Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Шакирова сөйләде.
Елена Шакирова сүзләренчә, хәзер республика авыручылар саны арту фазасына чыга. Тикшеренүләр мәгълүматларына караганда, өченче атна рәттән Башкортстанда грипп вирусы йөри. Соңгы атнада респиратор инфекцияләрнең 19 меңнән артык очрагы ачыкланган — аларның яртысы балаларга туры килә. Авыручылар саны арту сәбәпле, төрле мәктәпләрдә биш сыйныф карантинга ябылган. Бу чаралар респиратор инфекцияләрне киметүгә юнәлтелгән.
Елена Шакирова билгеләп үткәнчә, инфекция белән көрәштә иң нәтиҗәле ысул булып гриппка каршы вакцинация тора.
Автор фотосы.