

Башкортстанда җинаятьчел төркем үсмерләрдән акча талаган.
Өч яшь кеше балигъ булмаганнарны алар кылмаган җинаятьтә гаепләп, моның өчен зур суммада акча таләп иткән. Тикшерү комитетының республика буенча идарәсе мәгълүматы буенча, Ишембайдагы 17 яшьтән 20 яшькә кадәрге өч яшь кешесеннән торган җинаятьчел төркем үсмерләрдән, наркотикларның законсыз әйләнешендә гаепләп, акча талау белән шөгыльләнгән.
Соңгы очракларның берсе агымдагы елның 17 сентябрендә булган. Бандитлар 16 яшьлек таныш үсмерне үз автомобиленә утыртып, пляжга алып килгәннәр, кыйнаганнар һәм видеоязма астында наркотиклар таратуын танырга мәҗбүр иткәннәр, аннары 100 мең сум акча таләп иткәннәр. Һөҗүм итүчеләрнең таләпләрен үтәргә вәгъдә иткәннән соң гына үсмерне җибәргәннәр.
Төркемдә катнашучыларны таләп ителгән сумманы алырга тырышканда тоткарлаганнар. Соңрак аларның тагын 15 һәм 17 яшьлек ике үсмергә янап, 100әр мең сум акча таптыруы ачыкланган, алар буенча да җинаять эшләре кузгатылган.
Хәзерге вакытта тикшерү бара, гаепләнүчеләр тоткарланган, аларга чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: bashinform.ru