+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
23 Ноября 2025, 10:25

Уенчыкларны карап алыгыз!

Коткаручылар биш яшьлек балага ярдәмгә килгән.

Уенчыкларны карап алыгыз!Уенчыкларны карап алыгыз!
Уенчыкларны карап алыгыз!

Кичә кич Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә Уфа районының Миловка авылында биш яшьлек баланың бармагы уенчыкка кысылуы турында хәбәр килгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чакыру буенча килгән коткаручылар уенчыкны слесарь инструменты ярдәмендә сүтеп, малайның кысылган бармагын азат иткәннәр.

Белгечләр ата-аналарга уенчыклардагы яшь маркировкаларына игътибарлы булырга киңәш итә. Моннан тыш, нәниләр өчен вак детальле һәм бармак кысылырлык урыннары булган уенчыкларны алмаска, шулай ук кечкенә балаларның уеннарын һәрвакыт контрольдә тотарга киңәш итә.

 

Фото:Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас