+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 ноябрь 2025, 12:05

Дүрт баласын утта яндыра язган...

Әти кеше үч итеп өйгә ут төрткән.

Дүрт баласын утта яндыра язган...Дүрт баласын утта яндыра язган...
Дүрт баласын утта яндыра язган...

Мәләүез районында яшәүче ир, өйгә ут төртеп, хатынын һәм дүрт баласын яндыра язган. Ут төртүдә шикләнелүче ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Кичә иртән полициягә Самара-Ивановка авылындагы торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килгән. Тикшерү-оператив төркем ачыклавынча, янгын алдыннан йорт хуҗабикәсе янына элекке тормыш иптәше — берничә тапкыр хөкем ителгән 35 яшьлек ир килгән. Үзен өйгә кертмәгән өчен ул җәнҗал чыгарган. Конфликт вакытында ир пычак белән янаган. Анары ачуланып чыгып киткән, күп тә үтми бензин канистрасы белән кире әйләнеп килгән. Йортның ишегенә тышкы яктан бензин сипкән һәм ут төрткән. Бәхеткә, янгынны тиз арада сүндергәннәр.

Бу вакытта йортта ирнең элекке хатыны һәм 7 яшьтән 15 яшькә кадәр дүрт баласы булган.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене тоткарлаган һәм бүлеккә китергән. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас