

Баланың респиратор инфекцияләр белән еш авыруы, укуда түбән өлгереше һәм тәртип белән проблемалары еш кына туклану белән бәйле, ә күпләр уйлаганча ялкаулык яисә характер үзенчәлекләре түгел. Бу хакта Сеченов исемендәге аналар һәм балалар үзәге табиб-педиатры, гастроэнтерологы Светлана Жучкова “Известия” басмасына сөйләгән.
Табиб белдерүенчә, Сеченов университеты тикшеренүләре барлык тикшерелгән балаларда да диярлек омега-3 май кислотасы дефицитын ачыклаган. Бу матдәләр баш мие үсеше, иммунитет һәм гомум кәеф өчен бик мөһим. Эксперимент барышында балаларның рационына балык мае кертү хәлне шактый яхшырткан: катнашучылар сирәгрәк авырый, инфекцияләрне җиңелрәк кичерә башлаган, аларның хәтерләре, игътибарлары, йокылары һәм аппетитлары яхшырган, борчылулары кимегән.
"Бертөрле туклану, бигрәк тә углеводлар, эремчекләр һәм татлы йогуртлар өстенлек иткәндә, нерв системасы һәм иммунитет үсешенә зыян килә. Безнең практикада ике яшендә бары тик сөт, печенье һәм тиз әзерләнә торган ботка белән туклану баланың үз — үзен тотышы кискен начараюга һәм сөйләм күнекмәләрен югалтуга китергән очрак булды”, - дип кисәтә педиатр.
Авыр ревматик авырулар, бронхиаль астма һәм поливалент аллергия белән авыручы балалар өчен баланслы туклану аеруча мөһим, чөнки рационның дөрес булмавы авыруларны катлауландыра.
Организмны ныгытуның нәтиҗәле ысуллары арасында табиб чыныктыруны һәм даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүне аерым билгели. Фигуралы шуу яисә профессиональ булмаган хоккей кебек кышкы спорт төрләре борын-йоткылыкның хроник авырулары булган балалар өчен аеруча файдалы. Шулай ук йөзү, җиңел атлетика, көрәш һәм команда уеннары тәкъдим ителә, алар физик форманы гына түгел, ә социаль күнекмәләрне дә үстерә.
Сәламәтлек белән проблемаларның мөһим билгеләре – тән авырлыгының ким яисә артык булуы, үз-үзен тотышындагы, эмоциональ халәтендәге һәм өлгерешендәге үзгәрешләр. Нәселдәнлек тә зур роль уйный: гаиләдә бронхиаль астма, шикәр диабеты яки псориаз булганда балада аутоиммун авырулар куркынычы арта. Белгеч сүзләренчә, баланың сәламәтлек формуласы гади: баланслы туклану, даими физик активлык, көн режимын үтәү һәм вакытында медицина тикшерүләре үтү.
Автор фотосы.