

Башкортстанның суд приставлары хезмәте 22 яшьлек Адель Гайнетдинованы эзләүгә игълан итте. Пермьдә туган кызга карата балигъ булмаган баланы карау өчен алимент түләтү буенча башкарма эш кузгатылган.
Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатынның алимент буенча бурычы 240 мең сумнан артып киткән.
"Адель Гайнетдинова суд приставлары хезмәтенә килмичә, озак вакыт качып йөри һәм соңгы яшәү урыны буенча билгеләнмәгән. Русиянең Башкортстан буенча ГУФССП башлангычы буенча ул башкарма эзләүгә игълан ителгән", — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Аның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәгә ия булганнарның барысын да Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур частенә: 8 (34760) 5-50-85, 8 (347) 273-56-40 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Фото:пресс-служба ГУФССП России по РБ / телеграм-канал