

Башкортстанда элекке мәктәп директоры суд каршына басачак. Ул футбол мәйданчыгын куллануга рөхсәт биреп, ришвәт алуда гаепләнә.
Тикшерүчеләр Стәрлетамак мәктәпләренең берсенең элеккеге директорына карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның июнендә аңа футбол буенча секция эше өчен мәктәп мәйданчыгын арендалау тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр. Директор, мәктәпкә шәһәр хакимияте тарафыннан түләүсез файдалануга бирелгән мәйданчыкны арендалау шартнамәсен төзергә хокукы булмаганлыктан, акчаны рәсми булмаган шартларда бирергә тәкъдим итә. Шул рәвешле 2021 елдан 2023 елга кадәр гаепләнүче законсыз рәвештә 400 мең сумнан артык акча алган.
Хөкем карарын үтәүне тәэмин итү өчен аның милкенә арест салганнар. Гаепләү бәяләмәсен раслаганнар. Якын арада җинаять эше карау өчен судка җибәреләчәк, дип хәбәр иттеләр Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фото: bashinform.ru