+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
25 ноябрь 2025, 07:00

Һәрвакыт зарлана...

Андый дусның кирәге бармы?

Һәрвакыт зарлана...Һәрвакыт зарлана...
Һәрвакыт зарлана...

Зарланудан чын ләззәт ала торган кешеләр бар. Һәм мондый кешегә “Зарланма, югыйсә дус булудан туктыйбыз”, дип әйтү хәлне берничек тә үзгәртмәячәк.

Әгәр дустыгыз сезгә бик кадерле, ләкин ул һәрвакыт тормыштан канәгать түгел икән, нишләргә? Һәр зарланучының үз тыңлаучысы була. Бәлки, сез нәкъ менә шушы типка карыйсыздыр?! Озак еллар аралашкан һәм чын дус булган кешене, әлбәттә, тормышыгыздан алып ташларга кирәкми. Чын дус – хәзерге тормышта бик сирәк күренеш.

Шулай да... Әгәр дә аның һәрвакыт “шыңшуы” сезнең ачуга тия, кәефегезне төшерә, хәлегезне ала икән, димәк, юлларга аерылырга вакыт. Психологлар белдерүенчә, үз күңел күгеңне чит кеше проблемаларыннан,  “чүп-чардан” сакларга кирәк. Аларны тыңлау, хәл итәргә, тынычландырырга тырышу кешенең психологик халәтенә начар йогынты ясый. Шуңа да андыйлар белән аралашуны киметү сезнең файдага гына.

Дөрес җавапны, әлбәттә, үзегез дә беләсез. Эчке тавышыгызны тыңлагыз. Ул сезне беркайчан да алдамаячак һәм иң дөрес киңәшне бирәчәк.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас