+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
27 ноябрь 2025, 04:55

Башкортстанда Эдуардны эзлиләр

Баласы барлыгын исенә төшермәкчеләр.

Башкортстанда Эдуардны эзлиләрБашкортстанда Эдуардны эзлиләр
Башкортстанда Эдуардны эзлиләр

Башкортстанда алимент түләмәүче әтинең улына 800 мең сумнан артык бурычы җыелган. Дәүләкән шәһәре һәм Дәүләкән районы суд приставлары хезмәте Салават шәһәрендә туган Эдуард Овчинниковны эзләүне игълан иткән. Ир-ат балигъ булмаган баласын карау өчен 800 мең сумнан артык алимент бурычлы, дип хәбәр иттеләр Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортостан буенча идарәсендә.

Овчинников суд приставларында күренми, ул качып йөри һәм аның кайда булуы билгеле түгел. Бурычлының кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белгән һәркемне приставлар Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортостан буенча идарәсенең дежур бүлегенә (347) 273-56-40, (34768) 3-01-95 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

Фото:пресс-служба ГУФССП России по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас