+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
27 ноябрь 2025, 10:00

Шкаф астында калган...

85 яшьлек әбекәй ишекне ачмагач, якыннары чаң суккан.

Шкаф астында калган...Шкаф астында калган...
Шкаф астында калган...

Уфаның Гражданнарны яклау хезмәте коткаручылары 85 яшьлек хатынны коткарган. Әбекәйнең өстенә аш-су бүлмәсендәге шкаф ауган.

Октябрь проспектындагы фатирда яшәүче өлкән яшьтәге хатын бик озак телефонны алмагач, якыннары борчылып чаң суккан. Фатирда ут яна, ә ул ишекне ачмый.

Коткаручылар оператив рәвештә чакыру буенча килеп, ишекне ачканнар. Өлкән яшьтәге кеше, өстенә шкаф ишелеп төшеп, идәннән тора алмыйча яткан.

Вакытында күрсәтелгән ярдәм аркасында аның гомерен саклап калганнар.

 

Фото: УГЗ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас