

Бу сорауга “СМ-Клиника” балалар клиникасы педиатры Тәнзилә Гедиева “Газета.Ru" басмасына сөйләгән.
"Аерым алганда, күкрәк сөте имезгән әнигә баласы белән йоклау уңайлы. Сабыйның әнисе белән тыгыз элемтәсе лактацияне стимуллаштыра, эмоциональ бәйләнешне ныгыта”, — дип аңлата табиб.
Гедиева сүзләренчә, кечкенә чакта әти-әнисе белән йоклаган балалар төнге саташулардан һәм энурездан сирәгрәк интегә. Шулай ук мондый балаларның үскәч тә нерв системасы тыныч һәм үзенә бәясе югары булуы күзәтелә.
Әмма педиатр бергә йоклауның потенциаль куркынычларын да билгеләп үтте. Йокы урынын дөрес оештырмау, тәмәке тарту һәм ата-аналарның йогышлы авырулары баланың сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.
"6-8 яшькә уртак йокының әһәмияте кими, хәер, эмоциональ үзенчәлекләре булган балалар өчен мондый вариант мәктәп яшендә дә файдалы булырга мөмкин", - ди белгеч.
Гедиева ассызыклаганча, һәр бала уникаль һәм аерым якын килүне таләп итә. Гомум киңәшләргә сукырларча таянып эш итү түгел, ә бала өчен уңайлы карар кабул итү өчен педиатрга мөрәҗәгать итү мөһим”, — дип йомгаклаган табиб.
Автор фотосы.