

Сахалинда югалган тугыз яшьлек малайны эзләп, берничә йөз ирекмән Пензенское авылына килгән. Малайны ике тәүлек эзләгәннәр. Ә ул бу вакыт эчендә өйдәге диван астында яшеренеп яткан. Бу хакта "АСТВ" порталы хәбәр итә.
Тугыз яшьлек Сережа 24 ноябрьдә югалган. Аның өйдән чыгып китүе һәм югалуы турында хәбәр булу белән, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар эзләүгә кушылган. Ике көннән соң малайны көтмәгәндә өйдә тапканнар. Ул йоклап киткән һәм ... диван астыннан аяклары күренгән.
Сережа диван астына кереп яшеренүен дәресләрдән качып китүе өчен тиргәлүдән куркып, дип аңлаткан. Соңыннан, өйләренә бик күп кеше җыела башлагач, ул тагын да ныграк куркып, бөтенләй чыкмаган. Дөрес, барысы да аны эзләргә чыгып киткән вакытларда ул диван астыннан чыккалап алган, хәтта мультфильмнар карап өлгергән. Ә бер мәлдә арудан йоклап киткән, боргалана башлагач, кыштырдаган тавыш ишетелгән һәм диван астыннан малайның аяклары күренгән. Якыннары сөйләвенчә, бала табылгач, шатлыкның чиге булмаган.
Бу көнне ул үзе дә яшеренгән урыннан чыгарга теләгән. Малай мондый гамәлнең нәтиҗәләре җитдилеген аңлап бетермәгән, күрәсең.
Сережаның гаиләсе көн-төн, ял итмичә баланы эзләүдә катнашучылардан гафу үтенеп, барысына да бик зур рәхмәт белдергән.
Фото:"АСТВ" порталы