

Авыргазы районында суд каршына Стәрлетамак шәһәреннән булган 24 яшьлек егет басачак. Ул үз дәү әнисенең банк исәбеннән 1,8 миллион сумнан артык акчасын урлаган.
Башкортстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның мартында ул 67 яшьлек дәү әнисенең СВО зонасында һәлак булган улының үлеме белән бәйле рәвештә алынган акчасы барлыгын белгән. Пенсионерның кесә телефонында урнаштырылган банк кушымтасына керү мөмкинлеген алгач, ул өч ай дәвамында акчаларны үз исәбенә күчергән. Шул рәвешле оныгы әбисенең 1,8 миллион сумнан артык акчасын алган һәм аларны үзе теләгәнчә туздырган.
Егет үз гаебен таныган. Аның җир участогына һәм банк исәпләренә арест салганнар.
Җинаять эшен асылы буенча карау өчен Гафури районара судына юллаганнар.
Автор фотосы.