+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
1 декабрь 2025, 04:35

Әнисе кибеткә генә чыккан...

Кечкенә балаларның берүзләрен өйдә калдырсаң, ниләр генә булмас...

Әнисе кибеткә генә чыккан...Әнисе кибеткә генә чыккан...
Әнисе кибеткә генә чыккан...

Кичә коткаручылар Пархоменко урамында урнашкан тулай торакка ашыгыч чакыру буенча килгәннәр. Ашыгыч хезмәтләргә шаһиттан бишенче катта ачык тәрәзә төбендә мәче белән бергә уйнап утырган 5-6 яшьлек малай турында шалтырату килгән. Коткаручылар оператив рәвештә урынга чыкканнар.

Коткаручылар килгәндә, бала инде тәрәзә төбендә күренмәгән. Аннары алар бишенче катка менеп, шаһит әйткән фатирны тапканнар. Ишек – бикле, ә фатирда бала берүзе була.

Шәһәрнең Гражданнарны яклау хезмәте коткаручылары  малай белән ишек аша сөйләшкән һәм әнисенә шалтыратуын сораганнар, чөнки баланың өске йозак ачкычы булмаган. Алты минуттан соң хатын кибеттән кайтып кергән. Әни кеше һәм бала белән профилактик әңгәмә уздырганнар: тәрәзә төбендәге уеннарның куркыныч булуын аңлатканнар, тәрәзәләргә йозак яисә махсус блокиратор куярга киңәш иткәннәр, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

 

Фото:УГЗ 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас