

Бәйрәм якынлашканы никтер тоелмый... Сездә дә шулай булганы бармы?
Яңа ел кәефе булмауның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Бу, беренче чиратта, финанс кыенлыклар белән бәйле дип аңлата клиник психолог Марианна Абравитова.
Белгеч фикеренчә, финанс авырлыклар кичерүче күп кешеләрнең бәйрәм өстәле яисә бүләкләр турында уйлау белән кәефе төшә. Кешедән ким-хур булу турындагы уйлар эмоциональ басымны көчәйтә, ә бәйрәм элек билгеләнгән идеаллаштырылган күзаллауларга туры килмәгәнлектән күңелдә бушлык хисе туа.
"Монда финанс басым да, кешеләр арасындагы узыш та зур стресс тудыра. Кешеләр бәйрәмдә күп акчаларын сарыф итә һәм бәйрәм бәйрәмчә булсын өчен бурычка керә”, — дип билгели психолог.
Бүләкләр сайлаудан ару да кәеф төшүгә сәбәпче була ала. Абравитова белдерүенчә, зур чыгымнар аркасында барлыкка килгән гаилә конфликтлары да бу халәтне көчәйтә. Болар барысы да психиканы сизелерлек ярлыландырырга һәм Яңа ел алды чорында депрессия тойгысын көчәйтергә мөмкин.
Автор фотосы.