+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 декабрь 2025, 06:10

Балаларны кыйнаган

Суд балалар бакчасы тәрбиячесенә хөкем карары чыгарган.

Балаларны кыйнаганБалаларны кыйнаган
Балаларны кыйнаган

Суд Уфаның шәхси балалар бакчасының элеккеге хезмәткәренә хөкем карары чыгарды. Ул бала кыйнауның ике очрагы буенча гаепле дип табылган.

Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, прогулка вакытында төркемдәге ике бала тыңламаган, шуңа күрә тәрбияче аларга карата физик көч кулланган. Бу хәл видеокүзәтү камерасы белән теркәлгән. Бер баланың әти-әнисе Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Хатын гаебен таныган. Суд аны 400 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән, ул шулай ук, 3 ел дәвамында тәрбия һәм педагогика эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан да мәхрүм калган.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас