+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 Декабря 2025, 06:55

Көн саен алма ашыйсызмы?

Кардиолог аның файдасы турында сөйләде.

Көн саен алма ашыйсызмы?Көн саен алма ашыйсызмы?
Көн саен алма ашыйсызмы?

Көн саен алма ашау холестеринны 5-8 процентка киметергә мөмкин. Бу хакта “Газета.Ru" басмасына табиб-кардиолог, медицина фәннәре докторы, Пирогов университетының 2нче эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы мөдире Елена Резник сөйләгән.

"Әмма холестерин күрсәткечләре нормадан шактый югары булганда (мәсәлән, 6,9,7, хәтта 8 ммоль/л), 0,5−0,7 ммоль/лга гына кимү кирәкле терапевтик эффект тәэмин итми. Кардиология күзлегеннән мондый динамика ачыкланган дислипидемияне төзәтү өчен җитәрлек түгел. Шуңа күрә, әгәр сүз холестеринның югары саннары турында барса, тиешле терапия билгеләү өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип аңлата табиб.

Шуңа карамастан, алма ашау күпләр өчен файдалы, бигрәк тә холестеринны уртача дәрәҗәдә тоту яисә профилактик чара сыйфатында. Көненә 1-3 алма ашау йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалауда мөһим чара булырга мөмкин.

"Аларда үт кислоталарын чыгаруга ярдәм итүче пектиннар бар, бу холестерин дәрәҗәсенә читләтеп йогынты ясый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алма, һәрхәлдә, аның артуына китерми. Пектиннардан тыш, алма клетчаткага бай. Клетчатка ашкайнатуны яхшырта, эчәклекнең сәламәт микрофлорасына ярдәм итә һәм тук булу тойгысын тәэмин итә. Моннан тыш, алмадагы калий һәм магний аритмияләр үсешенә комачаулый", - ди Резник.

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, бу җимеш, беренче чиратта, сәламәт кешеләрдә авыруларны профилактикалау чарасы буларак нәтиҗәле. Аритмия яисә башка йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда алма белән генә үз-үзеңне дәваларга ярамый. Мондый очракларда кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм, тикшерелгән медикаментлар кулланып, дәвалау курсын узарга кирәк.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас