

Русиядән Балига ял итәргә килгән гаиләне мәче коткарып калган.
Екатеринбургта яшәүче ир белән хатын, Мася кушаматлы мәчеләрен калдырыр кеше таба алмагач, үзләре белән ялга алганнар һәм юкка гына түгел. Бер кичтә Мася яшел елан белән алышкан һәм аңа хуҗалары яшәгән өйгә үтеп керергә ирек бирмәгән. Елан песине чагып өлгергән. Хуҗалары яраткан песиләрен канга баткан һәм калтыранган килеш тапканнар.
Бахыркай чак үлемнән калган. Ветеринар клиникаларда агуга каршы препарат булмаган. Белгечләр әйтүенчә, Мася могҗиза белән генә исән калган. Хәзер аның белән барысы да яхшы, акрынлап тернәләнеп килә. Ә гаилә песиләрен ялга үзләре белән алганга һич тә үкенми.
Фото: momenty.org