

Аферистлар балаларны кулланып, үзләренең җинаятьчел схемаларын ешрак эшли башлады.
Уфа укучысы гаиләсенең барлык акчаларын җинаятьчеләргә биргән. Бу хакта 3 декабрьдә шәһәр мэриясендә узган оператив киңәшмәдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе башлыгы Илгиз Байсурин хәбәр итте.
«Барлык кызыксынган хезмәтләрнең, ведомстволарның, бигрәк тә шәһәр мәгариф идарәсенең игътибарын соңгы вакытта мәктәп укучыларын психологик эшкәртү объектларына әйләндерүләренә юнәлтергә телим», — диде ул.
Бу уңайдан, Илгиз Байсурин ике мисал китерде. Әйтик, Орджоникидзе районында үсмер мошенниклар йогынтысында өйдәге сейфны ачкан. Ул гаиләнең барлык акчаларын өйдән алып чыгып, аферистларга төрле ысуллар белән 12,5 миллион сум акча күчергән. Әлеге вакытта тикшерү бара. Икенче очрак башкаланың Октябрьский районында булган. Интернетта җинаятьчеләр мәктәп укучысына чыккан һәм бүләкләү вәгъдә иткән. Моның өчен ул Сипайлово бистәсендә провокацион эчтәлекле, милләтара ызгыш-талаш тудыру билгеләре булган листовкалар ябыштырган.
“Мәктәпләрдә өстәмә чаралар үткәрүегезне сорыйм, ә без ярдәм итәчәкбез", — дип мөрәҗәгать итте Ратмир Мәүлиевка Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе башлыгы.
Шәһәр башлыгы җаваплы кешеләргә тиешле йөкләмәләр бирде.