+22 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
4 Декабря 2025, 14:05

Фатирында 40 мәче, 30 эт һәм карга асраган

Күршеләре ничек түзгән, дисезме?

Фатирында 40 мәче, 30 эт һәм карга асраганФатирында 40 мәче, 30 эт һәм карга асраган
Фатирында 40 мәче, 30 эт һәм карга асраган

Агымдагы елның маенда Нефтекама һәм Краснокама районы буенча суд приставлары бүлеге күпкатлы йорт фатирында яшәүче 46 яшьлек хатын-кызга карата башкарма эш ачкан.  48 квадрат метрлы торак мәйданында хатын-кыз белән бергә 40 мәче, 30 эт һәм карга яшәгән. Күршеләре подъездда начар ис таралуына зарланган. Төннәрен стена аша хайваннарның кычкырган тавышлары ишетелеп торган. Дүрт аяклыларга карата җылы хисләр кичергән хатын кешеләр турында бөтенләй оныткан— күршеләре белән элемтәгә кермәгән, алардан качкан.

Суд гражданканы фатирны тиешле хәлгә китерергә — торакны хайваннардан азат итәргә, шулай ук дезинфекция һәм дезинсекция үткәрергә мәҗбүр иткән. Суд карарын үтәр өчен хатынга 30 көн вакыт биргәннәр. Әмма бу вакыт эчендә гражданка башкарма документ таләпләрен үтәмәгән. Шуның өчен приставлар хатынны административ җаваплылыкка тарттырган. Шулай ук суд карарын ирекле үтәү срогын бозган өчен дүрт аяклыларның хуҗабикәсе дәүләт казнасына башкарма җыем түләгән. Суд приставлары кабул иткән чаралардан соң мәчеләр һәм этләр приютларга билгеләнгән, ә карганы очырып җибәргәннәр.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас