+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 декабрь 2025, 03:50

Ә аннан соң балалар ник авырый, дибез...

“Роскачество” популяр Лабубу уенчыкларын тикшергән.

Ә аннан соң балалар ник авырый, дибез...Ә аннан соң балалар ник авырый, дибез...
Ә аннан соң балалар ник авырый, дибез...

“Роскачество” популяр балалар уенчыгы Лабубуның берничә үрнәген алып, аларның сыйфат һәм хәвефсезлек таләпләренә туры килүен тикшергән. 13 үрнәкнең берсендә агулы матдә – диоктилфталатның артык булуы ачыкланган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте үз сайтында хәбәр итте.

"624 сумлык Labubu маркалы уенчыктан аермалы буларак, башкалары барысы да диярлек хәвефсез булып чыкты. Берсендә рөхсәт ителгәннән артыграк микъдарда диоктилфталат булуы ачыкланды (2,9 мг/л, нормада 2 мг/лдан артмаска тиеш)”, — дип күрсәтелгән хәбәрдә.

Диоктилфталат уенчыкларга һәм башка эшләнмәләргә йомшаклык һәм эластиклык бирүдә кулланыла. “Роскачество” белгечләре аңлатуынча, матдәнең төп куркынычы – репродуктив системага һәм үсешкә токсин йогынты ясый. Кызларда гормональ системаның эшен боза. Ә малайлар өчен бу матдә репродуктив органнар үсешенә зыян салу, барлык балалар өчен неврологик проблемалар куркынычы белән яный. Озак вакыт кулланганда, бу матдә бавырга һәм бөерләргә начар тәэсир итәргә, шулай ук аллергик реакцияләр китереп чыгарырга мөмкин.

"Уенчыкларны юу концентрацияне вакытлыча киметергә ярдәм итәчәк, ләкин материалда диоктилфталат барыбер калачак һәм бүленеп чыгуын дәвам итәчәк”, — дип аңлатты “ИНПЦ ТЛП”  оешмасының тармак сынау үзәге җитәкчесе Дмитрий Гузов.

“Роскачество” тарафыннан тикшерелгән Лабубуның калган үрнәкләре токсикологик күрсәткечләр буенча хәвефсез дип табылган. Әмма биш очракта маркировка бозылу ачыкланган, ә алты үрнәктә тегү дефектлары табылган.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас