+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 декабрь 2025, 05:15

Бәхетле нәнәйгә — 101 яшь!

10 бала тәрбияләп үстергән хөрмәтле әни ул.

Бәхетле нәнәйгә — 101 яшь!Бәхетле нәнәйгә — 101 яшь!
Бәхетле нәнәйгә — 101 яшь!

Мишкә районының Иштыбай авылында яшәүче Бибизәкия Хәмәдинурова 101 яшьлек юбилеен билгеләде.

Бибизәкия әбекәй — тыл хезмәтчәне, сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул колхозда Бөек Ватан сугышы елларында да, тыныч вакытта да эшли. Ләкин аның төп батырлыгы гаиләсе булды. Бибизәкия Арслангали кызы ун бала тәрбияләп үстергән — алар арасында үзенекеләр дә, алып үстергәннәре дә бар. Һәркайсына күңел җылысын, яратуын тигез бүләк иткән. Бүген бәхетле әбекәйнең 21 оныгы, 33 туруны һәм турунының баласы бар.

Бибизәкия Арслангали кызы 99 яшькә кадәр туган авылында яши, гаҗәеп ачык акылын һәм мөстәкыйльлеген саклый. Хәзер ул Бөредә кызы һәм кияве тәрбиясендә гомер итә.

Әбекәйне котларга Мишкә районы хакимияте вәкилләре килгән. Алар аңа ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнары арасында иминлек һәм бәхет теләгән.

Фото: пресс-служба администрации Мишкинского района / соцсети

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас