

Социаль челтәрләрдә таралган видеоязмада күренүенчә, Уфада яшәүче хатын-кыз үзенең этен борынчыксыз алып чыккан. Этнең хуҗасы берничә секундка игътибарын читкә юнәлтә һәм бауны кулыннан ычкындыра. Шул вакытта юлдан бала кайтып барган була. Үзенә таба килгән этне күргәч, малай качарга тырышып карый, ләкин эт аны куып җитә— аркасына сикерә һәм асфальтка егыта. Коты алынган бала куркып, каты итеп кычкыра башлый. Эт хуҗасы алар янына йөгереп килә һәм елаган бала өстеннән буллины көч-хәл белән каерып ала.
"Нигә куркасың? Нигә кычкырасың? Нигә елыйсың?"- дип шелтәли елаган укучыны эт хуҗасы. “Эт синең белән уйнарга тели”, — дип өсти ул.
Малай җитди җәрәхәтләр алмаган, курку белән котылган. Ләкин бу аның психологик яктан зыян күрүе мөмкинлеген кире какмый.
"Мәктәп укучысының ата-анасыннан гариза Уфа буенча 9нчы полиция бүлегендә теркәлгән. Әлеге вакытта полиция хезмәткәрләре балага суд-медицина экспертизасы узуга юллама бирде, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип белдерәләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Фото: камера домофона / источник «Башинформа»