+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 декабрь 2025, 11:35

Картасына кинәт акча килеп төшкән...

Күпбалалы ялгыз анага 6 елга кадәр колония яный.

Картасына кинәт акча килеп төшкән...Картасына кинәт акча килеп төшкән...
Картасына кинәт акча килеп төшкән...

Әстерханда яшәүче күпбалалы ялгыз анага 6 елга кадәр колония яный. Хатын бары тик "ялгышлык" белән үзенә күчерелгән 40 мең сум акчасыны иясенә кире кайтарган.

Мошенникларның яңа схемасы тарала башлады: сезгә картага билгесез кешедән акча килеп төшә, берничә минуттан шалтырату яисә смс алачаксыз. Сездән күз яшьләре белән акчаны кире кайтаруыгызны сорыйлар. Янәсе, чынлыкта бу авыру әбигә ярдәм булган, тик күчергәндә бер санда ялгышлык киткән, шуңа күрә яхшылык белән акчаны кире кайтарыгыз, диләр. Беркатлы кешеләр ышана, кире кайтара һәм бер секунд эчендә ятьмәгә эләгә.

Өч баласын ялгысы үстергән хатын да шулай эшләгән — телефонның теге очындагы матур тавышлы егетнең әкиятенә ышанган. Берникадәр вакыттан соң, аның банк исәбен ябалар, ә үзен сорау алуга чакыралар.

Ачыклануынча, ул 1,5 млн сумлык мошенниклык турындагы җинаять эше буенча катнашучы булып исәпләнә. Аның картасы аша шикле акчалар узган - бу чит схемада турыдан-туры катнашу булып исәпләнә. Әни кешегә 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Белгечләр әйтүенчә, мошенниклар бер белмәгән кешеләрнең картасына казино һәм "криптообменник"лардан "пычрак" акчаларны шулай тарата. Бәлки кемдер җавап бирер һәм кире кайтарыр, чөнки башка ысуллар белән акчаларны барыбер тартып чыгарып булмый. Ышанучан кешеләр аркасында алар чиста акчаны кулга төшерә.

Сезнең картага билгесез кешедән акча күчсә, аның барлык үтенечләрен игътибарсыз калдырыгыз. Банк белән турыдан-туры тикшерергә җибәрегез — хата сезнеке түгел, үзләре хәл итсеннәр. Беркемгә дә бернәрсәне дә кире кайтарырга кирәкми! Ә иң яхшысы –  банкка барып, акча күчүен хәбәр итү, берәр нәрсә булса, моны исәпкә алачаклар.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас