+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 декабрь 2025, 09:20

Кер порошогын кая саласыз?

Машинагыз тиз сафтан чыкмасын өчен белгеч киңәшенә колак салыгыз.

Кер порошогын кая саласыз?Кер порошогын кая саласыз?
Кер порошогын кая саласыз?

Лотоккамы, әллә турыга барабангамы? Ремонт мастерлары белдерүенчә, кер юу өчен чараны салу урыны бик мөһим.

Порошокны һәм сыек концентратлы гельләрне II цифры ( B хәрефе) белән тамгаланган махсус бүлеккә салу - бердәнбер дөрес юл. Ул “уңайлы киштә” генә түгел. Бу сезнең кер юу машинасының инженер системасының бер өлеше. Су басым астында лотокка керә һәм порошокны тулысынча эретә, аны актив сабынлы эремәгә әверелдерә. Бу эремә барабанга махсус каналлар аша кер юуның башлангыч этабында ук тигез итеп сибелә, ул вакытта кер максималь рәвештә дымны сеңдереп өлгергән була.

Әгәр барабанга туп-туры салсаң, нәрсә була?

Порошок тулысынча эреми. Бигрәк тә су аз һәм температура түбәнрәк булган кыска яисә эко-программаларда кер юганда.

Порошокның эремәгән кисәкчәләре тукымага утырып, аңа ябыша, чайкалып бетми, киемнәрдә таплар кала.

Туп-туры барабанга (төпкә, әйберләр астына) ике төрле чараны гына салалар: махсус капсулалар яисә таблеткалар.  Аларның тышчасы нәкъ менә барабанда акрынлап эрүгә исәпләнгән.

Дозатор шарларда кер юу өчен гельләр – алар да турыдан-туры барабанга салына.

Белгечләр әйтүенчә, шушы кагыйдәләрне санга сукмау тиз арада машинаның сафтан чыгуына китерә. Эремәгән порошок су бирү системасына һәм дренаж каналларга утыра. Суны җылыту системасын сафтан чыгара. Резина манжетка җыелып, күгәрек һәм начар ис таралуга китергә.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас