+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
7 декабрь 2025, 04:55

Кыш бабай миллионер түгел!

Өл­кәннәр дөрес аңлатканда, балаларның да теләк-хыяллары гадирәк, тыйнаграк була. 

Кыш бабай миллионер түгел!Кыш бабай миллионер түгел!
Кыш бабай миллионер түгел!

Русия Финанс министрлыгының НИФИ "Моифинансы.рф" проектын тәкъдим итүче финанс эксперты Ольга Дайнеко ата-аналарга Кыш Бабай бүләкләрен сайлау буенча киңәшләрен биргән.

Эксперт билгеләвенчә, балага Яңа ел тылсымчысының бүләкләре барлык нәниләргә дә җитәргә тиеш икәнлеген, шуңа да артык кыйммәтле айфоннар, планшетлар, уенчыклар сорап, башкаларны бүләксез калдыру ихтималын аңлатырга кирәк.

Балага алдан билгеләнгән сумма кысаларында бүләкләрнең берничә вариантын тәкъдим итеп, хат язарга тәкъдим итегез. Бергәләп сайлау финанс чикләрне билгеләргә һәм бюджетка туры килгән бүләкне сайларга ярдәм итә, дип аңлаткан ул "Газета.Ru" басмасына.

Өлкәнрәк балалар белән бюджет турында ачыктан-ачык фикер алышырга мөмкин. Баланы кыйммәтлегә өмет итүе өчен тәнкыйтьләргә түгел, ә хәлне тыныч кына аңлату мөһим. Әгәр сабый теләгән бүләк чыннан да мөһим икән, бергәләп аны чишү юлын эзләргә була. Әйтик, сумманың бер өлешен кесә акчасы яки өстәмә эш акчалары исәбенә җыярга тәкъдим итәргә.

Дайнеко белдерүенчә, күпбалалы гаиләләрдә бәясе чагыштырмача тигез булган бүләкләр сайларга кирәк. Бәядәге аерманы "начар тәртип" яисә "җитәрлек булмаган уңышлар" белән аңлатырга кирәкми – бу бәйрәм кәефен бозарга һәм гаделсезлек хисе уятырга мөмкин.

Эксперт шулай ук бүләкләрне алдан планлаштыруның мөһимлеге турында искә төшерә. Декабрьдә азагында чыгымнар, мәшәкатьләр болай да күп. Бүләкне алдан хәстәрләү бәяләрне чагыштырырга, акцияләр табарга мөмкинлек бирә, чыгымнарны кыскартырга ярдәм итә.

Белгеч ассызыклавынча: бала белән сөйләшенгән килешүләрне үтәү мөһим. Шулай итеп, алар финанс планлаштырырга өйрәнәләр, бюджетны исәпкә алу кирәклеген һәм әти-әни мәхәббәте бүләкнең кыйммәте белән үлчәнмәвен аңлыйлар.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас