

Әтисе тәрәзәдән ташлаган кыз йөри башлаган. Русия балалар клиник дәваханәсе табиблары сабыйны аякка бастырган һәм хәленең шактый уңай динамикасын билгели.
"Дәваханәгә кергәндә балада хәрәкәтләнү функцияләренә зыян килү күзәтелде, ә ай ярымнан соң алар тулысынча диярлек элеккеге хәленә кайтты. Кыз әнисен җитәкләп, шактый ерак арага йөри ала, ә ярдәмсез ышанычлы рәвештә берничә адым уза”, – дип билгеләгән дәваханәнең нейрохирургия бүлеге табиб-неврологы Ирина Рассказчикова.
Сөйләм һәм хәрәкәтләнүдә да шактый алга китеш бар: бала элекке кебек үк сөйләшә, контактка бара, уйный, елмая.
Кечкенә пациентканы тернәкләндерү программасын мультидисциплинар команда эшләгән. Дәвалауның чираттагы этабында баш сөяге дефектын бетерү өчен операция булачак, аны гыйнварга планлаштырганнар. Хәзер сабыйны, Яңа елны өйдә үткәрү өчен, дәваханәдән чыгарырга әзерлиләр.
Билгеле булуынча, 9 октябрьдә 34 яшьлек ир күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән үзенең кечкенә кызын ташлаган. Сабыйны бик авыр хәлдә 17нче балалар дәваханәсенә китерәләр, анда операция ясыйлар. Соңыннан ул Мәскәүдәге Русия балалар клиник дәваханәсенә күчерелгән.
Фото: видеодан скрин