

Кичә Белоретта фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел автомобиль йөк машинасы белән бәрелешкән. Руль артындагы гаилә башлыгының гомере фаҗига урынында өзелгән.
Машинада аның кул баласы тоткан хатыны һәм тагын дүрт баласы да булуы билгеле. Белорет дәваханәсенә өч мәктәпкәчә яшьтәге бала китерелгән. Калган пациентларны амбулатор дәвалануга җибәргәннәр.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, бик авыр хәлдә булган кечкенә пациентларның берсе бүген төнлә вафат булган. Ике сабыйның хәле чагыштырмача канәгатьләнерлек, аларны Республика клиник балалар дәваханәсенә күчерү планлаштырыла.
Фото: МЧС по РБ