

Бүген сезне алты бертуган белән таныштырабыз, дуслар. Бу балалар холыклары һәм кызыксынулары буенча бик төрле, әмма аларны бер мөһим теләк — үзләрен яратучы гаиләдә бергә яшәү берләштерә.
Ятимнәрнең анкетасын Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды.
Иң өлкәне — 16 яшьлек Лилиана. Тыныч, изге күңелле һәм бик сизгер кыз. Өлкәннәр һәм балалар белән уртак тел таба, яңа шартларга тиз ияләшә. Дәресләрдә һәм чараларда кызыксынып катнаша, өлкәннәргә ярдәм итә һәм бервакытта да конфликтка кермәскә тырыша.
Азалиягә 13 яшь. Тыныч холыклы, башкаларга игътибарлы, һәрвакыт энеләре һәм апа-сеңеле өчен борчыла. Рәсем ясарга ярата, гитарада уйнарга, җырларга һәм скейтбордта шуарга өйрәнергә хыяллана. Азалиянең матур итеп киенә белү осталыгы бар.
11 яшьлек Вилдан — ачык күңелле, кызыксынучан малай, китап укырга ярата һәм компьютерлар белән кызыксына. Өлкәннәргә рәхәтләнеп ярдәм итә, яшьтәшләре белән җиңел аралаша һәм беркайчан да күңелсезләнергә ирек бирми. Футбол уйнарга һәм тәмле ризыклар әзерләргә өйрәнергә тели.
Данис белән Денис - игезәкләр, аларга 9 яшь. Данис бик актив, ягымлы һәм үз-үзенә ышанычы ныклы булган малай. Һәрвакыт ачык йөзле, өлкәннәр белән әдәпле һәм туганнарын — бигрәк тә игезәге Денисны якын күрә. Җырларга, биергә ярата, сәйлән үрү һәм шашка уйнау белән мавыга. Денис — тыныч холыклы, бераз оялчан, ләкин бик хисчән һәм игътибарлы малай. Эшкә җаваплы карый, барысын да пөхтә итеп эшләргә тырыша. Укырга, рәсем ясарга, акварель белән эшләргә ярата, игезәге кебек үк, сәйлән үрү белән мавыга һәм рәхәтләнеп шашка уйный.
Кече сеңелләре Эльвинага 6 яшь. Ул бик тыйнак, назлы кыз, үзе иҗади күңелле: бию, рәсем ясау, әвәләү һәм аппликация ясау эшләрен ярата. Абыйларына һәм апаларына бик бәйле бала.
Бу алты бала — чын команда. Алар бер-берсенә ярдәм итә, бер-берсен сагына һәм бергә үсә алырлык йорт турында хыяллана.
Исегезгә төшерәбез, бертуганнарны, Русия законнарына ярашлы, аерырга ярамый.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.