

Тәрбиягә бала алган әти-әни —рухи көчкә ия, зур йөрәкле, изге күңелле була. Алар ятим балаларга хәвефсез, җылы һәм кайгыртучан дөнья бүләк итүчеләр. Бакалы районының Камышлытамак авылында яшәүче Зәлир Мөаҗип улы һәм Гөлшат Илшат кызы Шәмсетдиновлар нәкъ менә шундый кешеләр.
Зәлир Мөаҗип улы һәм Гөлшат Илшат кызы үз сабыйларын кулларына алып сөю турында озак хыяллана. Ләкин язмыш аларга үз балаларын бүләк итми, шулай да алар күңелләрен төшерми. Күп еллар көткәннән соң, бу гаилә үз җылысын һәм кайгырту теләген мохтаҗ булган балаларга бирергә карар китә. Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбендә укып, барлык кирәкле әйберләрне әзерләп, 2015 елда алар үзләренең булачак улларын— абыйлы-энеле Никита һәм Евгенийны очрата. Балалар беренче күрүдә үк аларның йөрәген яулап ала. Малайларга ул вакытта 8 һәм 5 яшь була.
Гаилә башлыгы Зәлир Мөаҗип улы— озак еллар нефть-газ тармагында хезмәт сала, ул бик ышанычлы һәм зирәк кеше. Аны гаиләдә генә түгел, авылда гаделлеге һәм ярдәм итәргә әзерлеге өчен хөрмәт итәләр. Гөлшат Илшат кызы — йомшаклыгы, гаҗәеп хезмәт сөючәнлеге һәм күңел җылысы белән балаларны бәхетле итүче мәрхәмәтле әни. Гаиләсен кайгыртудан тыш, ул мәктәптә дә бик тырышып эшли.
Бүген Никита белән Евгенийның уңышларына горурланып карарга мөмкин. Кечесе, Евгений, мәктәптә яхшы укый, иҗади чараларда актив катнаша һәм күп нәрсә белән кызыксына. Өлкәне — Никита иң кыю өметләрен аклап, абруйлы Казан дәүләт аграр университетында белем ала. Ул — икенче курс студенты. Икесе дә җаваплы, тәртипле һәм максатчан яшьләр булып үсә, бу — әти-әнинең тырышлыгын күрсәтүче зур бәя.
Шәмсетдиновлар гаиләсендә хезмәт белән ял бергә үрелеп бара. Биредә барлык мөһим карарларны бергәләп кабул итәләр, ә Гөлшат Илшат кызы әзерләгән тәмле камыр ризыклары белән кичке чәй янында сөйләшеп утыру изге традициягә әверелгән. Бу мизгелләрдә һәркем үз фикерләре, уңышлары һәм кичерешләре белән уртаклаша, киңәш һәм ярдәм ала. Шәмсетдиновларның хуҗалыгы зур, җир эше булсынмы, терлекләрне карау, печән әзерләү — барысын да бергәләп эшлиләр. Бу, үз чиратында, балаларда хезмәткә хөрмәт, җаваплылык һәм бердәмлек тәрбияли.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.