

Мәскәү янындагы Подольск шәһәрендә 11 яшьлек малай реанимациягә эләккән. Сәбәбе – күршеләрендә ремонт барган һәм төзүчеләр идән нигезе итеп токсин матдәле материал салганнар.
Бригада берничә көн дәвамында идәнне җылыткан. Бераздан аскы катта яшәүче гаилә кискен химик ис сизгән. Мәктәптән өйгә кайткан 11 яшьлек бераздан аңын югалткан. Аны дәваханәгә китергәннәр һәм реанимациягә салганнар. Диагнозы – бензол белән агулану.
Хәзер малайны дәваханәдән чыгарганнар инде, ләкин аны көчле баш авыртулары газаплый, шуның аркасында ул дәрестә озак утыра алмый. Гаилә арендага фатир алып, башка торакка күчкән. “Роспотребнадзор” хезмәткәрләре тикшергәннән соң, фатирда альфа-метилстирол, формальдегид, бензол, стирол һәм кеше өчен зур концентрациядә куркыныч булган башка матдәләр тапкан.
Зыян күргән укучының әти-әнисе шәһәр хакимиятенә гариза юллаган һәм күршеләрен судка бирергә әзерләнә.
Автор фотосы.