

Уфада Затондагы мәктәпнең икенче катындагы тәрәзәсеннән бер укучы бала егылып төшкән. Ленин районы прокуратурасы бу хәл буенча тикшерү башлаган.
"Күзәтчелек чаралары барышында прокуратура булган хәлнең шартларын ачыклаячак, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары вазыйфаи затларының, шулай ук мәктәп хезмәткәрләренең гамәлләренә бәя бирәчәк, балаларның уку оешмасында имин булуларын тәэмин итү өлешендә мәгариф турындагы законнарның үтәлешен тикшерәчәк», — дип хәбәр итәләр ведомствода.
Нигезләр булганда прокурор чараларын кабул итү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, мәктәп укучысының хәле авыр дип бәяләнә.
Фото: bashinform.ru