+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 декабрь 2025, 04:15

Балаларны машинада автокреслосыз йөртсәң...

Штрафлар 50 мең сумга кадәр артачак.

Балаларны машинада автокреслосыз йөртсәң...Балаларны машинада автокреслосыз йөртсәң...
Балаларны машинада автокреслосыз йөртсәң...

Балаларны автомобильдә автокреслосыз йөрткән өчен водительләргә  штрафлар 50 мең сумга кадәр артачак. Закон проектына тиешле төзәтмәне Дәүләт думасында хуплаганнар.

Дәүләт думасының дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты төзәтмәне хуплаган, аның нигезендә балаларны йөртү таләпләрен бозган өчен административ штрафны водительгә — 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазыйфалы затларга — 25 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга — 100 меңнән 200 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Үзгәрешләрне административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.23 мәддәсенең 3 өлешенә кертергә тәкъдим ителә.

Хупланган төзәтмәләр нигезендә үзмәшгуль такси йөртүчеләргә балаларны автокреслосыз йөрткән өчен штраф физик затларрга каралган 5 мең сум түгел, ә вазыйфалы затлар өчен билгеләнгән 50 мең сум булачак, дип хәбәр итә ТАСС.

 

Фото: autonews.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас