

Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, кыска онлайн-видеолар балаларның йокысына, игътибарына һәм психик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда таралучы 15-90 секунд дәвам иткән кыска видеолар күп балалар тормышының даими өлешенә әверелде. Бер өзлексез дәвам иткән видеолар агымын туктату авыр, ә бу баланың йокысын эмоциональ халәтен боза.
Белгечләр кисәтүенчә, балаларда, бигрәк тә кече яшьтәгеләрдә, кыска видеолар борчылуны тойгысын һәм үз-үзен түбән бәяләүне көчәйтергә сәләтле. Видеоларда яшьтәшләрнең идеальләштерелгән образлары һәм алар белән үзен чагыштыру популярлык һәм уңышның реаль булмаган стандартларын формалаштыра.
Моннан тыш, куркыныч контент үсеп килүче баш мие өчен аеруча зарарлы. Психологлар билгеләвенчә, бала уку, дәрес хәзерләү, түгәрәкләрдә шөгыльләнүдән тыш вакытын кыска видеолар белән тулыландыра икән, аның хыял, гаилә, туганнары белән аралашу һәм тыныч ял итү мөмкинлеге югала.
Ата-аналарга балалар белән нинди контент карау турында ачыктан-ачык фикер алышырга, гаилә кагыйдәләрен билгеләргә, йокы бүлмәләрендә һәм кичләрен телефон-гаджет куллануны чикләргә, шулай ук, аларны чын тормыштагы активлык һәм хобби белән кызыксындырырга кирәк. Дөрес кулланганда, кыска видеолар балаларның үсешенә һәм сәламәтлегенә зыян китермичә, күңел ачу һәм иҗат чыганагы була ала.
Автор фотосы.