+24 °С
Яңгыр


Уфада 14 яшьлек Максим Моларенко югалган.
Бу хакта «Барс»эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итте. Үсмер өйдән агымдагы елның 12 декабрендә чыккан һәм әлегә кадәр кире әйләнеп кайтмаган.
Малайның билгеләре: буе 165 сантиметр, какча гәүдәле, чәчләре — кара-көрән, күзләре коңгырт төстә.
Югалган көнне өстенә соры-кара куртка, кара-соры джинсы, аягына кара кроссовкалар кигән була.
Максим турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән 112 яисә 8 937 3 102 112 номерлары буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Фото: соцсети.