

Балалар бу көннәрдә тырышып Кыш бабайга хатлар яза. Бабакайның тылсымлы көченә бик нык ышанучы сабыйлар еш кына кыйммәтле бүләкләр сорый. Мондый очракта нишләргә, ничек аңлатырга? Бу сорауга балалар һәм гаилә психологы Светлана Смирнова җавап биргән.
"Күпчелек гаиләләрдә әти-әниләр бала күңеленә Кыш бабайның барлык теләкләрне үти алучы тылсымчы булуын бик иртә сала. Бала Кыш бабайга бүләк сорап хат яза, әти-әнисенә күрсәтми, чөнки ул чынга ашмаячак дип курка. Һәм менә монда могҗизалар башлана. Беренчедән, хатта нәрсә язылганын ачыкларга, икенчедән, бу теләкне тормышка ашыру яки ашыра алмау турында баш вату башлана”, - ди Светлана Смирнова.
Психолог белдерүенчә, әгәр сез бала белән мондый традиция башлагансыз икән, Кыш бабай кечкенә бүләкләр — кәнфитләр яки кыйммәт булмаган уенчыклар алып килә, дип аңлатырга кирәк. Шул чагында гына сабый Кыш бабайның символик презентына әзер булачак.
Моннан тыш, балага Кыш бабай исеменнән җавап хаты язарга да мөмкин. Бүләкләрнең быел гади, әммә файдалы булуын аңлатып. Кайвакыт педагогик характердагы аргументлар да үтемле булачак, дип сүзен йомгаклаган белгеч. Әйтик, “син мәктәптә быел нишләптер бик яхшы укымыйсың, дәресләреңне һәрвакытта да әзерләмисең...” дигән мәгънәдә.
Фото: Башинформ.