

Шулай ук 46 мәктәптә 133 сыйныф һәм 12 балалар бакчасында 15 төркем эшчәнлеге өлешчә туктатылган.
Башкортстанда респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны арту сәбәпле, 8 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы тулысынча карантинга ябылган. Шулай ук 46 мәктәптә 133 сыйныф һәм 12 балалар бакчасында 15 төркемнең эшчәнлеге өлешчә туктатылган, дип хәбәр итәләр төбәк “Роспотребнадзор”ында.
Элегрәк хәбәр итүләренчә, бу эпидсезонда республикада А(H3N2), яки гонконг гриппы өстенлек итә. Аны грипп белән авыручыларның 80 процентында ачыклыйлар, дип хәбәр итәләр “Роспотребнадзор”да.
Гонконг гриппының үзенчәлеге: 40 градуска кадәр температура күтәрелә һәм аны тиз генә төшереп булмый, тән һәм баш авырта, косу, эч китү, томау һәм йөткерү булуы ихтимал. Авыручыларның хәле кискен һәм бик тиз начарая.
Автор фотосы.