

Яңавылда бассейнда булганнан соң дүрт бала дәваханәгә эләккән. Аларның барысында да хлор белән агулану билгеләре.
Кечкенә пациентларны реанимациягә госпитализацияләгәннәр, ә икенче көнне педиатрия бүлегенә күчергәннәр. Хәзер аларның хәле канәгатьләнерлек, дәвахандән чыгарга әзерләнәләр, дип хәбәр итте республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Башкортстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, бу хәл 12 декабрь кичендә булган. Йөзү белән шөгыльләнүче балалар күнекмәләр ясаган вакытта хлор парларының санкцияләнмәгән бүленеп чыгуы булды. Нәтиҗәдә балаларның хәле начарлана һәм аларга ярдәм кирәк булган. Күзәтчелек ведомствосы тикшерү үткәрә.
Фото: Прокуратура РБ / Пресс-служба