+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 декабрь 2025, 09:50

“Исерек идем...”

Уфада баласын җәберләүче хатынны тиз эзләп тапканнар.

“Исерек идем...”“Исерек идем...”
“Исерек идем...”

Социаль челтәрләрдә коточкыч видео таралды.  Инорс микрорайонында яшәүче хатын үзенең кечкенә улын җәберли, кыйный, чөнки ул аның сырасын төшереп җибәргән. Видеокүзәтү подъезд камераларына эләккән. Бу хәл 13 декабрьдә булган.

Видео киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралганнан соң, хокук саклау органнары тикшерү башлаган. Баласын рәнҗетүче ананың шәхесен бик тиз ачыклаганнар. Ул 34 яшьлек хатын булып чыккан. Мәктәпкәчә яшьтәге улы белән бергә бүлмә арендалап яши. Ана буларак бурычларын тиешенчә үтәмәү очрагы буенча үз гаебен тулысынча таныган. Бу хәл булганда исерек булуын, үкенүен әйткән һәм киләчәктә мондый хәл кабатланмаячак, дип вәгъдә биргән.

Тикшерүчеләр балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү турында җинаять эше кузгаткан. Малайны вакытлыча Уфа шәһәренең Гаилә үзәгенә урнаштырганнар, дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас