+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 декабрь 2025, 05:50

Кулы һәрвакыт кәнфиткә үрелә

Баланы артык татлы кулланудан ничек туктатырга?

Кулы һәрвакыт кәнфиткә үреләКулы һәрвакыт кәнфиткә үрелә
Кулы һәрвакыт кәнфиткә үрелә

Белгечләр әйтүенчә, баланың татлы ризыкка тартылуын сизелерлек киметүнең берничә ысулы бар.

1. Көнгә бер генә татлы ризык рөхсәт итегез.

Балага үзенә сайларга ирек бирегез: ул үзе кайчан (иртәнге, төшке яки киче аш вакытында) һәм нинди татлы ризык ашарга тели, шуны сайласын. Әлбәттә, бер утыруда – бер торт ашау дигән сүз түгел.  Әйтик, бер кәнфит яисә пирожный. Чамадан тыш булмасын өчен сезнең контроль кирәк булачак.

2. Иртәнге аш һәрвакыт файдалы булсын.

Баланың татлы ризыклар куллануын чикләү өчен өйдәге барлык баллы ризыкларны чүп савытына ташларга кирәкми. Шпион тактикасы кулланыгыз. Балагызның иртәнге ашка нәрсә ашаганын күзәтегез һәм аның алдына “дөрес”  һәм файдалы ризыклар куярга тырышыз. Әйтик, шоколад яисә печенье урынына җиләк-җимеш, кипкән җимешләр, чикләвек яисә йогурт сайлагыз.

3. Сутлар һәм газлы эчемлекләр сатып алмагыз.

Чиктән тыш шикәр тутырылган сутлар, газлы, энергетик эчемлекләр, баллы сөт һәм хәтта төрле тәмле суларга өйдә урын булмасын. Сез балагызның туклануын тулысынча контрольдә тота алмыйсыз, ләкин менә өй – ул сезнең территориягез. Шуңа да үзегез компот, кесәл кайнатыгыз, сутлар ясагыз. Аларның балагызга файдасы зур булыр. Ә иң мөһиме: сез татлы суларны чикләп, аларга дөрес туклану тәрбиясе бирерсез.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас