+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
21 декабрь 2025, 04:50

Зур тизлек алган тюбингны туктатып булмый!

Балаларга кыш башында ук мөһим кагыйдәләрне искәртеп куегыз.

Зур тизлек алган тюбингны туктатып булмый!Зур тизлек алган тюбингны туктатып булмый!
Зур тизлек алган тюбингны туктатып булмый!

“Роспотребнадзор”ның  Башкортстан буенча идарәсендә тюбингта шууның куркынычы турында сөйләделәр.

“Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, тюбингның тормозлары юк, ә таудан төшкәндә аның тизлеге сәгатенә 40 километрга кадәр җитә һәм андый  тизлекне контрольдә тотарга мөмкин түгел диярлек.

Ял күңелсезлекләргә китермәсен өчен ведомствода берничә мөһим кагыйдә турында искәрттеләр:

 Махсус җиһазландырылган тау битләрендә һәм утырган килеш кенә шуыгыз. Басып шумагыз!

Төшәр алдыннан һичшиксез алга карагыз — юл буш булырга тиеш.

 Түбәнгә төшкәндә тюбингның ян-якларына кулларыгыз белән нык тотыныгыз.

Тюбингаларны “паровоз” кебек үзара бәйләмәгез, болай эшләгәндә алар җиңел әйләнеп каплана.

Икәү яисә компания белән бер “ватрушка”га утырмагыз, бу трассадан очып китү куркынычын арттыра.

20 градустан артмаган авышлык һәм түбәндә тукталырлык урын булган тау битләүләрен сайлагыз.

Беркайчан да тюбингны кар машиналарына, квадроциклларга яисә машиналарга бәйләмәгез!

Әти-әниләр, аек килеш кенә шуыгыз – бу тюбингта шуучыларга да, тау битләүләре янында басып торучыларга да кагыла.

"Һәм тагын бер мөһим киңәш. Әгәр сез „ватрушка“га суыкта тын тутыргансыз икән, аны җылы бүлмәгә яисә автомобиль салонына керткәнче, бераз һавасын чыгарырга онытмагыз. Югыйсә җылыда һава киңәергә мөмкин һәм камера шартлаячак”, — дип кисәтә белгечләр.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас