

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре көн саен республика халкы белән профилактик эш алып бара. Су объектларында патрульлек иткәндә, ведомство белгечләре балыкчыларга кар астындагы бозның авыр йөкләнешне күтәрә алмавы, ныклы бозның төсе буенча нинди булырга тиешлеге, нинди коткару чарасын үзең белән алырга кирәклеге, тәрәзә артында тотрыклы минус булса да, сулыкларның кайсы урыннарында куркыныч аеруча югары булуы турында искәртә.
Коткаручылар янә искә төшерә:
10 сантиметр калынлыктагы боз кеше өчен хәвефсез санала;
елга тамагында һәм кушылдыкларында, агым булган урыннарда, су үсемлекләре, агачлар, куаклар һәм камышлар үскән урыннарда бозның ныклыгы кимрәк була;
җил булмаган сулыкларда боз катламы тизрәк барлыкка килә;
башта – күлләр һәм буалар, соңыннан агымлы елгалар боз катламы белән каплана.
Әти-әниләр, әле боз ныгымаган, шуңа да андый урыннарда уйнауның куркынычы турында балаларны да кисәтеп куегыз.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте